Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарфыннан 2017 елың 29 сентябрендә өлкән яшьтәгеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырылды.
Чарада Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе, Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча Баш медико-социаль экспертиза бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе, “Казан шәһәре МБ БК җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты”, “Казан шәһәре МБ БК торак сәясәте идарәсе” вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.
Чара Халыклар дуслыгы йортында (Казан, Павлюхин ур., 57 йорт, к.1) узды.
Чара нәтиҗәләре буенча 115 гражданга квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде. Күпчелек сораулар торак, җир һәм мирас законнарына, социаль һәм пенсия белән тәэмин ителешкә караган иде.