2017 елның 2 нче октябреннән 3есенә кадәр Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме бу юнәлештәге эшләрнең оештырылу дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Алексеевск районына чыктылар.
Районга чыгу барышында эшче төркем әгъзалары, расланган план-йөкләмә буенча хокук бозуларны профилактикалау субъектларының ун юнәлеш буенча (мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, социаль яклау, эшкә урнаштыру һәм башкалар) эшчәнлеген, шулай ук “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасының үтәлеше барышын өйрәнделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Анда Алексеевск муниципаль районы башлыгы В.К. Козонков, район прокуроры М.Ф. Ибәтов һәм районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме эше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тикшерү нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларының гомумиләштерелгән белешмәсен әзерли һәм аны өйрәнү һәм тиешле чаралар күрү өчен район җитәкчелеге исеменә юллый.