2017 елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы М.М.Ибәтов өлкәннәр көне кысаларында Тәтеш муниципаль районында узган бәйрәм чараларында катнашты.
Өлкән буын вәкилләре белән очрашулар Людогов мәдәният сараенда, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә, Тәтешнең 1 нче һәм 2 нче урта белем бирү мәктәпләрендә, Тәтеш шәһәренең кадетлар мәктәп-интернатында узды.
М.М.Ибәтов һәм Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов җыелганнарны бәйрәм белән котладылар.
Учреждениеләр коллективлары, район артистлары көче белән очрашу узган барлык урыннарда да концертлар оештырылган, өлкәннәргә бәйрәм табыны да әзерләнгән иде