ТР Юстиция министрлыгы ветераннарын котлау

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында булган матур гадәт нигезендә министр ярдәмчесе Илдус Хафизов Министрлык эшенә зур өлеш керткән ветераннарны котлады.

“Без Сезнең уңышлар белән горурланабыз, Сездән үрнәк алабыз, сезнең актив гражданлык һәм тормыш рәвешенә сокланабыз”, - дип мөрәҗәгать итте пенсионерларга Илдус Хафизов һәм аларны Министрлык коллективы исеменнән бәйрәм белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы теләде һәм ашамлыклар тутырылган пакетлар бирде.

Быел котлау һәм рәхмәт сүзләре 25 пенсионерга багышланган иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International