Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 4 октябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларын аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәүгә булган әзерлеген ачыклау максатыннан уздырыла. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәсе буенча комиссия карары белән 9 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә  дип, 2 аттестацияләнүче өстәмә профессиональ белемне уңышлы рәвештә алган очракта дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә  дип танылдылар.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич һәм “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International