2017 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы М.М.Ибәтов республиканың Апас, Әлмәт, Чирмешән муниципаль районнарында яшәүче гражданнарны видеокабул итте.
Кабул итү барышында авыл җирлеге вәкаләтләрен муниципаль районга күчерү мөмкинлеге, банкның лицензиясе алынган очракта заемчының бурычлары, җир участокларын арендага бирү килешүен өзү тәртибе, шулай ук торак һәм пенсия законнарына кагылышлы сораулар бирелде.
Гражданнарның барлык сорауларына да тулы аңлатмалар бирелде