Җәмәгать судьялары белән семинар-киңәшмә

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары өчен суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча видеоконференцэлемтә режимында семинар-киңәшмә узды.

Докладлар белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Т.Ю.Латыева, министрлыкның оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы Ф.К.Нуриева чыгыш ясадылар.

Киңәшмәдә электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын актив файдалану, почта әйләнешенә чыгымнарны оптимальләштерү, шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International