Дәүләт программасы үтәлешен тикшерү

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 4 октябрендә Татарстан  Республикасы юстиция министрының  беренче урынбасары А.Г.Галимов  җитәкчелегендә  “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру ” дәүләт программасын үтәүне гамәлгә ашыручылар белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы һәм “Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы” Союзы вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында программаның 2017 елның 9 аенда башкарылган эшләре, шулай ук агымдагы елның IV кварталына куелган максатлар турында фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International