Алексеевск һәм Лаеш муниципаль районнарына чыгу

2017 елның 6 октябре, җомга

2017 елның 2 - 4 октябрь  көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эшчәнлек  һәм муниципаль регистрны алып бару бүлеге хезмәткәре Алексеевск һәм Лаеш муниципаль районнарына чыктылар.

Районнарга чыгып тикшерү барышында районның җирле үзидарәләре органнарына муниципаль район составына керә торган җирлекләр турында Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча тапшырылган Татарстан Республикасы вәкаләтләренең үтәлеше өйрәнелде.

Җаваплы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында килеп чыккан мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив һәм хокукый ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан киңәшләр бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International