2017 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Н.В.Рагозина Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының дүртенче курс студентлары белән очрашты.
Н.В.Рагозина студентларга Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратларына эшкә урнашу мөмкинлеге, кирәкле квалификация таләпләре, карьера үсешендә перспективалар, судта эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде. Студентлар белән әңгәмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар бүлеге һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Т.Ю.Латыева, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова да катнаштылар.
Студентлар өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бинасы буйлап экскурсия дә уздырылды.
Очрашу ахырында чыгыш ясаучылар студентларга үзләре сайлаган профессия серләренә төшенүләрен, нәтиҗәле студент тормышы, актив гражданлык позициясендә торуларын теләделәр