Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең районга чыгуы

2017 елның 6 октябре, җомга

2017 елның 4 нче октябреннән 5есенә кадәр Татарстан Республикасының  Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме бу юнәлештәге эшләрнең оештырылу дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районына чыктылар.

Районга чыгу барышында эшче төркем әгъзалары, расланган план-йөкләмә буенча хокук бозуларны профилактикалау субъектларының ун юнәлеш буенча (мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, социаль яклау, эшкә урнаштыру һәм башкалар) эшчәнлеген, шулай ук “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасының үтәлеше барышын өйрәнделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Анда башкарма комитет җитәкчесеМ.В.Фадеев, район прокуроры ярдәмчесе  В.С.Тасаков һәм районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында  Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме эше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Профилактикалау субъектлары күрсәтмәләрен исәпкә алып, 2018 елга һәм аннан соңгы елларга хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль программа проектын эшләп бетерү кирәклегенә игътибар юнәлтелде.

Министрлык тарафыннан гомумиләштерелгән белешмә тиешле чаралар күрү өчен район җитәкчелеге исеменә юлланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International