Гражданнарны күчмә кабул итү

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

2017 елның 13 октябрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары М.М.Ибәтов Әлмәт муниципаль  районында яшәүче гражданнарны  күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында  М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан торак-коммуналь хуҗалык, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тиешле дәрәҗәдә карамау, суд приставлары хезмәте башкару эшчәнлеген алып бару, гражданинны мираска калган фатирда теркәү, кооператив тарафыннан акчаларны алып калу һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр каралды.

Районга чыгу кысаларында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты Хокукый идарә башлыгы Ф.Х.Шайхуллова һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы затлары белән муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, административ комиссияләр һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссияләре эшләре, муниципаль норматив хокукый актларны кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International