5 нче эшче төркем утырышы

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

2017 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү мәсьәләсе буенча  5 нче эшче төркем утырышы узды. 
Утырышта хакимиятнең дәүләт органнарының республика территориясендә федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы булган вәкилләре катнашты.

5 нче эшче төркем  утырышы әгъзаларының программа  үтәлеше нәтиҗәләре турындагы  докладлары тыңланды. Утырыш нәтиҗәләре  буенча алга таба нәтиҗәле  эшчәнлек өчен кирәкле күрсәтмәләр  бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International