2017 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет утырышы узды.
2018-2020 елларга Татарстан бюджеты, «Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты, Алексеевск муниципаль районының «Биләр авыл җирлеге» һәм «Подлесно-Шенталы авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү турында» Татарстан Республикасы закон проекты һәм «Алексеевск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы проектлар буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты