2017 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.
Экспертлар советы утырышында «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.3 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проекты хупланды.