Тукай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган лекция

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

2017 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов тарафыннан республиканың Тукай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган лекцияләр укылды.

Тукай муниципаль районында чара район администрациясе бинасында узды, анда муниципаль берәмлекләр башлыклары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, район башкарма комитеты һәм район советы аппараты хезмәткәрләре, мәдәният һәм китапханә системасы хезмәткәрләре  (180 кеше) катнашты.

Яңа Чишмә муниципаль районында чара Мәдәният йортында районның авыл җирлекләре башлыклары, район башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм хезмәт коллективлары вәкилләре (284 кеше) катнашында узды.

А.Г. Галимов үз чыгышында Конституциянең хокукый әһәмиятлелеген һәм Татарстанның конституциячел нигезләрен өйрәнү кирәклеген ассызыклады. Лекция барышында Татарстан Республикасы Конституциясен эшләү һәм кабул итүнең мөһим этапларын яктырткан видеролик та күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International