Татарстан Республикасының Апас муниципаль районында Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган лекция

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

2017 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасының Апас муниципаль районында Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган лекция уздырды. Чарада район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм районның муниципаль хезмәткәрләре катнашты.

Министр үз чыгышында Конституциянең хокукый әһәмиятлелеген һәм Татарстанның конституциячел нигезләрен өйрәнү кирәклеген ассызыклады. Лекция барышында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган, аны эшләү һәм кабул итүнең мөһим этапларын яктырткан видеролик  һәм “Татарстан Республикасы, 2016 ел йомгаклары” видеоролигы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International