2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин рәислегендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе әгъзалары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты. Видеоэлемтә буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарәләре органнарының урындагы затлары да элемтәгә чыкты.
“Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һәм җирле үзидарә органнарының 2017 елның 9 аенда аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлекләре нәтиҗәләре” темасына төп доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады.
Шулай ук түбәндәгеләрнең докладлары да тыңланды:
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең башкару эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы А.В. Зиннәтованың,
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Хокукый палатасы рәисе О.Г. Бусыгинаның,
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Р. Хәсәновның,
Татарстан Республикасы Дәүләт советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе Ш.Ш. Ягудинның.
Коллегия утырышы ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин министрлыкның һәм җирле үзидарә органнарының аерым хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшырды.