Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

2017 елның 25 октябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәүгә булган әзерлеген ачыклау максатыннан уздырыла. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәсе буенча комиссия карары белән 9 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә  дип, 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килми  дип танылдылар.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International