30 октябрьдә К(И)ФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты базасында республика Парламенты рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин рәислегендә Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары һәм хакимиятнең башкарма органнары вәкилләренең Татарстан Республикасында федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан республика бюджетына федераль акчаларны җәлеп итү буенча доклад белән 5 нче эш төркеме эшчәнлеге кысаларында министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов чыгыш ясады.