2017 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов “Актуальные вопросы обязательственных отношений в сфере интеллектуальной собственности и трансферт технологий” халыкара фәнни-гамәли конференция ачылышында катнашты. Конференция Россия дәүләт гадел хөкем университеты тарафыннан Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт һәм Интеллектуаль милек бөтендөнья оешмасы белән берлектә оештырылган иде.
Конференция интеллектуаль милекне файдалану өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм аңа хокукларны суд тәртибендә яклау, интеллектуаль милек нәтиҗәләрен уңышлы файдалану буенча уңай тәҗрибәне бүлешү, суд практикасын формалаштыруда алга таба булачак гомумиләштерү һәм исәпкә алу һәм законнар базасын камилләштерү буенча чаралар эшләү буенча белгечләр үзара фикер алышсын өчен уздырылды