Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының ярымфинал этабы узды.

Конкурс кысаларында җәмәгать судьялары аппаратларының ярымфиналга узган 18 хезмәткәре  дәүләт граждан хезмәте нигезләрен һәм профессиональ компетенцияләрне белүгә тест уздылар.         

Конкурсның ярымфинал этабы белән бер үк вакытта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм комиссия әгъзалары конкурста катнашучылар белән очраштылар. Очрашу кысаларында суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды, шулай ук Юстиция министрлыгы адресына тәкъдимнәр дә әйтелде.    

Конкурста катнашучыларның җавапларына бәяләр буенча финал этабына узган катнашучылар билгеләнә торган конкурс комиссиясе утырышы уздырылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International