Социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмаларның IV республика форумы секциясе утырышы турында

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 14 ноябрьдә секциянең “Гражданлык җәмгыяте институтларының иҗтимагый контрольне дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек аша үстерүдәге роле” темасына утырышы узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, иҗтимагый оешмалар, шулай ук министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр каршындагы иҗтимагый советлар вәкиләре катнашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан модератор буларак министр урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.

Утырышта “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет эшендә иҗтимагый контроль формалары һәм алымнары турында” темасына доклад белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г.Гатауллин чыгыш ясады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International