Юстиция министры Хөкүмәт комиссиясе утырышында чыгыш ясады

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 16 ноябрендә Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин рәислегендә уздырылды.

Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең Нурлат, Сарман, Алексеевск һәм Лаеш муниципаль районнарына чыгып хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышын тикшерүләре нәтиҗәләре  турындагы доклад белән  чыгыш ясады.

Нурлат һәм Сарман муниципаль районнары хисаплары тыңланды, шулай ук Татарстан Республикасында хокук саклау иҗтимагый пунктлары эшчәнлеген гамәлгә ашыруның четерекле мәсьәләләре каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International