2017 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә суд участоклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләәре буенча белем бирү уздырылды.
Докладлар белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина , Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш районы судьясы С.Р.Гафурова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьев, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Т.Ю.Латыева, министрлыкның оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы Ф.К.Нуриева чыгыш ясадылар.
Электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын актив файдалануга кагылышлы актуаль мәсьәләләр, почта чыгымнарын оптимальләштерү, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре, суд эшләре процессын автоматлаштыручы “Җәмәгать судьялары” программа комплексы функционалына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышынды, суд статистикасын алып бару, суд эшләрен теркәү өлешендә кыенлыклар турында әйтелде һәм аларны хәл итү юллары күрсәтелде