2017 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның ел саен уздырыла торган республика конкурсын уздыру буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы узды.
Конкурста катнашуга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру вәкаләтенә ия булган бәйсез экспертлардан 12 заявка алынган иде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча 2017 елгы конкурс җиңүчесе һәм призерлары билгеләнде.
Конкурс җиңүчесе дип (1 урын) Евгений Вячеславович Артемьев танылды, ә “Камаз” ҖАҖ (2 урын), Сергей Николаевич Люлькин (3 урын) конкурс призерлары булдылар