“Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсына йомгак ясалды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның республика конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара “Корстон” концерт-күңел ачу үзәгендә узды. 

“Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның республика конкурсы 2014 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча оештырылган иде. Аны оештыручылар ролендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Татмедиа” басма һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы чыгыш ясады. Конкурсны оештырырга шулай ук Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе һәм “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” иҗтимагый оешмасы булышлык күрсәтте. 2015 елда Конкурсны ел саен уздыру турында карар кабул ителде. Кокнкурсны уздырган елларда анда катнашучыларның саны биш тапкырга артты.

Конкурсның төп бурычлары: киң балалар һәм зурлар җәмәгатьчелеге игътибарын, дәүләт һәм муниципаль органнар игътибарын республикада балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яхшы тәэмин итү мәсьәләсенә юнәлтү, бала хокукларын популярлаштыру, балалар һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый агарту, аларны социаль-хокукый активлыкка тарту, хокукый грамоталылыкларын һәм хокукый мәдәниятләрен үстерү, позитив рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру, шулай ук үсеп килүче буынның иҗади сәләтен үстерү.

“Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның IV республика конкурсы быел Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе оешуга 100 ел тулуга багышланган иде һәм 10 сентябрьдән алып 17 ноябрьгә кадәр узды. Конкурста 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр шәхсән дә, шулай ук төркем һәм иҗат төркемнәре составында да катнаша алдылар. Конкурска республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 736 эш тәкъдим ителде, аларны эшләүдә 3 меңнән артык бала катнашкан.

Бүләкләү тантанасында конкурс җиңүчеләре дип 10 эш игълан ителде, алар дипломнар һәм 20 000 сум күләмендәге акчалата бүләккә ия булдылар. “Право на жизнь” җиңүче-ролигы авторы, Ютазы районыннан   Әхмәтҗанов Ильдан Илдус улына  лаеклы бүләкне Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин тапшырды.

Тамашачылар симпатиясе призына ия булган кешегә диплом һәм 10 000 сум күләмендәге акчалата бүләк бирелде. Шулай ук 14 эш Конкурс жюрие әгъзалары тарафыннан махсус призлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләрнең роликлары балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә, мөмкинлекләре чикле балалар өлешенә туры килгән кыенлыклар, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр язмышына кагылышлы иделәр.

Җиңүчеләрнең видеороликлары https://edu.tatar.ru/scontest/index/31 адресы буенча “Электрон белем бирү” МСна урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International