Җирле үзидарә турындагы законда яңалык

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

2017 елның 13 ноябрендәге 83-ТРЗ  номерлы Татарстан Республикасы  Законы белән Административ хокук  бозулар турындгы Татарстан Республикасы Кодексының 4.4 статьясына үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләр Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының муниципаль милектә торучы торак булмаган фонд объектын тиешенчә рәсмиләштерелмәгән документларсыз файдаланган яки торак булмаган фонд объектларын эксплуатацияләү һәм карап тотуның билгеләнгән нормаларын һәм кагыйдәләрен бозып файдаланган өчен җаваплылыкны күздә тотучы нигезләмәсе  Татарстан Республикасы Югары Суды тарафыннан федераль законнарга каршы килә һәм гамәлдә түгел дип табылу нәтиҗәсендә кертелә (Татарстан Республикасы Югары Судының 2016 елның 13 декабрендәге 3а-412/2016 номерлы карары).

Федераль (муниципаль) милектә булган торак булмаган фонд объектының гражданнар, юридик затлар тарафыннан файдалануы федераль законнар тарафыннан куелган таләпләр нигезендә гамәлгә ашырылуын исәпкә алып, административ җаваплылык та федераль дәрәҗәдә билгеләнә.

Моңа бәйле рәвештә Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 4.4. статьясының 2 өлеше үз көчен югалткан дип санала.

83-ТРЗ номерлы Татарстан  Республикасы Законы 2017 елның 13 ноябреннән  үз көченә керде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International