2017 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы В.Н.Демидов арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе арасында үзара хезмәттәшлек турындагы өстәмә килешүне имзаладылар.
Өстәмә килешү Россия Федерациясенең бердәй хокукый киңлеген тәэмин итү буенча эшчәнлекне камилләштерү максатларыннан якларның үзара хезмәттәшлеген регламентлый.
Өстәмә килешү имзалангач яклар нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен бер-берләренә рәхмәт белдерделәр һәм алга таба да матур эшчәнлеккә өметләнүләрен әйттеләр