Гражданнарны күчмә кабул итү

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 22 ноябрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары М.М.Ибәтов Спас муниципаль  районында яшәүчеләрне күчмә  кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнарның балаларга пенсияне кабат исәпләүгә, тыюлык зонасыннан (Болгар шәһәре) күчкән өчен акчалар, эш урыныннан бирелгән торакка алмашка торак алу, академия төзелеше өчен хезмәт хакын түләмәү, Татнефть акцияләре буенча дивидентлар түләмәү һәм башкалар турындагы мөрәҗәгатьләре каралды.

Районга чыгу кысаларында Спас муниципаль районы советы аппараты башлыгы Е.А.Демьянов һәм район җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше,  муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International