2017 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов “Территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре ” темасына узган “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.
Утырыш Татарстан Республикасы территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләренең белемнәрен күтәрү кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетында узды.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, Казан һәм Зеленодольск шәһәрләренең территориаль иҗтимагый үзидарәләре вәкилләре чыгыш ясадылар.
“Түгәрәк өстәл” уздыруның максаты – территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре турында белемнәр бирү