Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе конкурсы

2017 елның 24 ноябре, җомга

2017 елның 23 ноябрендә Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсы уздырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы  Г.Р.Шакирова һәм Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре  И.Х.Гарифуллина катнаштылар.

Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Зеленодольск муниципаль районнарыннан булган конкурсантлар җиңүчеләр булдылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча призерлар билгеләнде (Зеленодольск, Буа, Тәтеш муниципаль районнары), аларны Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең 100 еллыгы уңаеннан уздырылачак чарада котларга тиешләр. Барлык катнашучыларга да конкурс лауреатлары дипломнары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International