Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы

2017 елның 24 ноябре, җомга

2017 елның 23 ноябрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров рәислегендә узган чираттагы утырышында катнашты.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе  И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин, Суд департаментының республика идарәсе башлыгы Р.М.Салихов, республиканың район (шәһәр) судлары вәкилләре катнаштылар.

Көн тәртибендәге судьяларны социаль яклау, аларның гаилә әгъзаларын һәм суд аппаратлары хезмәткәрләрен социаль яклау, аларны санатория-курорт хезмәтләре белән тәэмин итү һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын Россия Федерациясе дәүләт вазыйфалары белән тиңләштерү белән бәйле мәсьәләләр, шулай ук җәмәгать судьясы вазыйфасын Россия Федерациясе дәүләт вазыйфаларының чагыштырма исемлегенә кертү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International