2017 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “HR-практикум” стажировкасында катнашучылар белән очрашу узды. Ул Россия Федерациясенең 13 субъектының (Архангельск, Вологда, Иркутск, Мәскәү, Новосибирск, Саратов, Чиләбе өлкәләре, Краснодар, Пермь һәм Приморье крайлары, Башкортостан һәм Мордовия Республикалары, Ханты-Манси автоном округы – Югра) дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре өчен оештырылган иде.
Кунакларны министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов һәм эшләр идарәчесе Н.И.Латыйпов каршы алдылар. Очрашу һәм министрлык буйлап танышу экскурсиясе вакытында кунакларга дәүләт органы структурасы, аның төп бурычлары һәм функцияләре турында аңлатмалар бирелде.
GMC Consulting компаниясенең проектлар бүлеге җитәкчесе З.К.Галиева Татарстан Республикасында эшләтеп җибәрелгән “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен бәяләү системасы” пилот проектын тәкъдим итте. Бәяләү системасы дәүләт хезмәткәре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген квартал саен бәяләп, аңа ирешелгән уңышлар нигезендә стимуллаштыручы түләүләр билгеләргә мөмкинлек бирә.
Министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Т.Ю.Латыева министрлыкның юридик факультетлар студентларын булачак профессияләренә җәлеп итү буенча республиканың мәгариф учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлеге, студентлар өчен министрлыкта “ачык ишекләр көне” чарасын уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының
дәүләт хезмәтен үстерү бүлегенең баш советнигы Л.Р.Низамова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен үстерү бүлегенең баш советнигы А.Д.Черемушкин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов, мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты И.М.Мингалимов һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Т.С.Свиридова катнаштылар.