2017 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Казанда Студентлар һәм аспирантларның “Революция в праве: прорывные идеи в современном российском праве (Октябрь революциясенең 100 еллыгына)” II халыкара фәнни-гамәли конвенты ачылышында катнашты.
Ноябрь аенда узган Халыкара конференциянең дәвамчысы булып торучы фәнни-гамәли конвент гадәттәгечә дәүләт хакимияте органнары, юстиция органнары вәкилләрен, эшләп торучы юристларны, шулай ук юридик белем бирүче уку йортларының иң яхшы студентларын җыя.
25 ноябрьгә кадәр барачак конвент программасында КФУ юридик факультетының әйдәп баручы галимнәренең лекцияләре, эшләп торучы күренекле юристлардан мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, шулай ук жюри әгъзалары сыйфатында эшләп торучы судьялар булган күрсәтмә суд утырышы каралган.
Конвентта катнашучылар алдында мөһим мәсьәлә – хокукый өлкәдәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, Россиянең әйдәп баручы университетлары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, юриспруденция өлкәсендә теоретик һәм практик белемнәр белән алмашу, хокукны үстерү концепциясен бергәләп эшләү тора