2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы утырышында катнашты. Утырыш республика судларының Россия Федерациясенең суд статистикасы турындагы законнарын үтәүләре мәсьәләсенә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы утырышында Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Югары Суды судьялары Р.Э.Курмашева, Р.М.Нафиков чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары аппаратларының суд статистикасын алып бару буенча эшчәнлекләрен оештыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.
Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы әгъзалары М.В.Беляев, Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, республиканың район (шәһәр) судлары вәкилләре катнашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумының каралган мәсьәлә буенча карар проекты кабул ителде.