2014 – 2019 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елның 27 ноябреннән 1 декабрьгә кадәр Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр “Коррупциягә каршы сәясәт” программасы буенча курслар узалар.
Квалификация күтәрү курслары барышында 28 ноябрьдә “Дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында һәм муниципаль берәмлекләрдә коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссияләре” темасына лекция белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов чыгыш ясады