Гражданнарны видеокабул итү

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 30 ноябрендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары М.М.Ибәтов  расланган график нигезендә республиканың  Лаеш һәм Нурлат муниципаль  районнарында яшәүче гражданнарны  видеокабул итте.

Кабул итү барышында гражданнарның җир кишәрлеген арендалау, җир кишәрлекләрен ике фатирлы йортлар салу өчен рәсмиләштерү тәртипләренә, өйдә социаль ярдәм күрсәтүгә, 1 һәм 2 төркем инвалидларның түләнгән дәүләт пошлинасын кире кайтару, инвалид коляскасын алмаштыру һәм башка өлкәләргә караган мөрәҗәгатьләре каралды.

Гражданнарга барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International