2017 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 5 нче эшче төркем җитәкчесе – Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Р.К.Хөснуллин рәислегендәге эшче төркемнең Татарстан республикасы икътисадына федераль бюджетаннан акчалар җәлеп итү мәсьәләсе буенча утырышы узды.
Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары дәүләт һәм федераль максатчан программаларны финанслауның 2017 елда заявка бирелгән һәм расланган күләмнәре, шулай ук 2018-2020 елларга бюджет акчаларын бүлү буенча заявка эше турында мәгълүматлар бирделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылган затларга республика икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү буенча нәтиҗәле эшчәнлеккә юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде