Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллинның Юристлар көне уңаеннан котлавы

2017 елның 2 декабре, шимбә

Хөрмәтле коллегалар!

Һөнәри бәйрәм – Юристлар көне уңаеннан  чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәм һөнәри эшчәнлекләре өлкәләреннән бәйсез рәвештә  төрле юнәлешләрдә эшләүче юристларны, гаделлек һәм Закон өстенлеге идеяләрен гамәлгә ашыручы, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен, дәүләт һәм бизнес мәнфәгатьләрен яклаучы һәрбарча кешеләрне берләштерә.

Республикабызның юристлар берләшмәсенә хас булган һөнәри бурычка тугрылык, законнарны тайпылышсыз үтәү, бәйсезлек, принципиальлек һәм максатчанлык законлылык һәм хокук тәртибен яклау эшендә мөһим корал булып тора.

Татарстан Республикасының квалификацияле юристлар белән тәкъдим ителә торган юридик корпусы алга таба да хокукый институтлар үсешенә, җәмгыятьтә хокук һәм гаделлек өстенлек итү идеалларын ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, зур мөмкинлекләр, саекмас энергия, яңа һөнәри үрләр һәм алга таба нәтиҗәле эшчәнлек теләп калам.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International