2017 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәүне гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.
Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе эшчәнлеге, дәүләт хезмәткәрләренең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эше каралды, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый базаның торышы, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде