Коллективны һөнәри бәйрәм белән котлау

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

2017 елның 4 декабрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  Р.И.Заһидуллин Министрлык хезмәткәрләрен  һөнәри бәйрәмнәре – Юристлар  көне белән котлады.

Котлау чыгышында министр безнең заманча тормышта хокукый аңлатудан башка эшләп була торган бер генә өлкә дә юклыгын искәртеп узды.

“Безнең законлылык һәм гаделлекне тәэмин итүгә, җәмгыятьтә һәм дәүләттә хокукый нормаларны гамәлгә ашыруның тотрыклы мезанизмын булдыруга юнәлдерелгән эшчәнлеккә бүгенге көндә сорау аеруча зур”, - дип өстәде министр чыгышына һәм хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, иминлек, эшләрендә уңышлар теләде.

Чара ахырында аерым хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Моннан тыш Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына билгеләнү белән бәйле рәвештә аерым хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре таныклыклары да тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International