Дәүләт программасы чаралары үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

2017 елның 6 декабрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы  А.А.Беденьгов катнашында 2017 елда  “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү  нәтиҗәләре турында” видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә узды.

2017 елда республиканың  сигез муниципаль районында (Әгерҗе, Әлки, Апас, Әтнә, Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш, Ютазы) Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре тарафыннан дәүләт коррупциягә каршы программасының үтәлешенә тикшерү уздырылды.

Киңәшмә барышында әлеге районнарда коррупциягә каршы тору эше өчен җаваплы затлар тикшерү чаралары барышында табылган җитешсезлекләрне бетерү буенча күрелгән чаралар турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасының муниципаль районнарында 2017 елда уздырылган тикшерүләр нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Методик материаллар, докладлар, хисаплар, күзәтүләр, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча статистик һәм башка мәгълүматлар турында”бүлекчәсендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International