Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау буенча экспертлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү

2017 елның 8 декабре, җомга

2017 елның 8 декабрендә “Татарстан – коррупциясез территория” республика яшьләр коррупциягә каршы форум кысаларында “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопарк” ДАУдә 9 декабрь – Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурслары җиңүчеләрен һәм номинантларын котлау тантанасы узды.

Тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары А.И.Галәветдинов тарафыннан норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау буенча республика икенче экспертлар конкурсы  җиңүчеләренә  һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International