Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты

2017 елның 9 декабре, шимбә

Бүген, 9 декабрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантында катнаштылар. Әлеге чара “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе мәйданында узды.

Диктант Россия Федерациясендә яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк булган барлык кешеләргә исәпләнгән.  Анда катнашучылар хокук нигезләрен белүләре буенча белем дәрәҗәләрен тикшерә һәм илнең күренекле юристлары белән очраша алачаклар.

Диктант нәтиҗәләре буенча округлар, җенес аерымлыгы, профессия, сорауларның авырлык дәрәҗәләре буенча йомгаклау эшләре башкарылачак.Бу мәгълүматлар түләүсез юридик ярдәм күрсәтү  өчен җирлек булып торачаклар һәм дәүләт хакимияте органнарына җиткереләчәкләр.

Чара тәмамланганнан соң катнашучыларның барысына да диктантта катнашканлыклары турында сертификат тапшырылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International