Коллектив кан тапшыру акциясендә катнашты

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген иртән “Тормыш бәхетен бүләк ит!” донорлык акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы министр җитәкчелегендә “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәге”ндә булдылар.

Чара министрлык җитәкчелеге инициативасы буенча оештырылды, бу тәкъдимне коллектив та хуплады.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әлеге акцияне оештыруга һәм уздыруга ярдәм иткәннәре өчен “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәге” ДАСУ җитәкчелегенә һәм персоналга рәхмәт белдерә һәм мондый чаралар башкаларга да үрнәк булып торыр һәм традицион рәвешкә керер дип өметләнә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International