Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2017 елның 15 декабре, җомга

2017 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов катнашты.

Иҗтимагый совет утырышында 2017 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясадылар һәм алдагы елга эшләр планын расладылар.

Иҗтимагый совет рәисе А.Г.Гатауллин тарафыннан Иҗтимагый совет турындагы нигезләмәгә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елның 7 ноябрендәге 01-02/137 боерыгы белән кертелгән үзгәрешләр аңлатылды.

Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча программа чараларының 2017 елда үтәлеше нәтиҗәләре каралды, иҗтимагый совет составына Л.И.Баһаветдинова кертелде.

Утырышта катнашучылар тарафыннан Иҗтимагый советның 2017 елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International