Министр “Газета-журналларга язылу бүләк ит” хәйрия акциясен хуплады

2017 елның 16 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты холлында традицион шимбә киңәшмәсе алдыннан “Газета-журналларга язылу бүләк ит-2018” хәйрия акциясе узды. Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Заһидуллин да бу акцияне хуплап, “Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында” яшәүчеләргә бүләк итеп “Идел” һәм “Чаян” журналларына язылды.

“Газета-журналларга язылу бүләк ит” хәйрия акциясе “Татмедиа” АҖ инициативасы буенча инде өченче язылу сезоны уздырыла. Әлеге проект кысаларында дәүләт хакимияте вәкилләре, министрлыклар, ведомстволар, югары уку йортлары җитәкчеләре татар телендәге газета-журналларны сугыш ветераннарына, балалар йортларына, картлар һәм инвалидлар интернат-йортларына һәм башка социаль учреждениеләргә бүләк итеп яздыралар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International