Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс турында игълан

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.

Игълан ителгән вакантлы вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс ” бүлекчәсендә  танышырга була.

Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар гаризаларны кабул итә башлау турындагы белдерү урнаштырылганнан соңгы 21 көн дәвамында (2018 елның 10 гыйнварына кадәр, бу көнне дә кертеп) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.109, тел. 223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 26 гыйнварында (якынча) булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International