2017 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәүчеләр белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, “Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмә барышында программа чараларының 2017 елда үтәлеше нәтиҗәләре буенча фикер алышынды, 2018 елга бурычлар билгеләнде